news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал татарлары Минтимер Шәймиевне котлый: Сез - барлык татарларның якты маягы

«Сез идарә иткән елларда Татарстан Республикасын һәм татарларны танытырлык бик күп нәрсә эшләнде», диелә котлауда.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне Урал татарлары исеменнән 85 яшьлек юбилее белән котлады.

«Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!

Ихлас күңелдән Сезне гомер бәйрәмегез — юбилеегыз белән тәбрик итәм. Сез — җир йөзендә гомер итүче барлык татарларның якты маягы. Илебездәге иң болганчык заманнарда туган җирдә тынычлыкны, стабильлекне саклап калучы, Татар дигән бөек милләтне бар дөньяга танытып, абруйлы итүче Ил Агасы, олпат шәхес буларак, Сезнең хезмәт юлыгыз, тормышыгыз барыбыз өчен дә үрнәк.

Сез идарә иткән елларда Татарстан Республикасын һәм татарларны танытырлык бик күп нәрсә эшләнде — җир йөзендә яшәүче барлык татарларны берләштереп Бөтендөнья татар конгрессы төзелде, Республиканың тулы вәкаләтле, даими, сәүдә-икътисади вәкиллекләренә нигез салынды, күпме лаеклы милләттәшләребез мәдәният, сәнгать, мәгариф, спорт өлкәләрендә зур уңышларга ирешеп Татарстаннан танылу таптылар, атказанган исемен алдылар.

Барысы өчен дә олуг рәхмәтләр Сезгә! Урал татарлары исеменнән без Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез! Сез татар халкына бик кирәк!» — диелә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайтында чыккан котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100