news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим фонды Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

«Әтиебез һәм картәтиебез Мостай Кәрим Сезне бик ихтирам итте, яратты һәм Сезнең белән булган дуслыкны кадерләде — сез икегез дә рухи яктан да, дөньяга караш, тормышка, заманга һәм кешеләргә мөнәсәбәт буенча да бик якын идегез», диелгән котлауда.

Мостай Кәрим фонды Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Мостай Кәрим фонды ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

«Кадерле Минтимер Шәрип улы!

Без Сезне күркәм юбилеегыз белән котларга бик шатбыз!

Безнең гаилә өчен Сез бик якын һәм кадерле кеше. Әтиебез һәм картәтиебез Мостай Кәрим Сезне бик ихтирам итте, яратты һәм Сезнең белән булган дуслыкны кадерләде — сез икегез дә рухи яктан да, дөньяга караш, тормышка, заманга һәм кешеләргә мөнәсәбәт буенча да бик якын идегез.

Тарихны бөек шәхесләр ясый. Һәм дә үз милләтен җитәкләүчеләр өчен ата-бабаларның мәңгелек кыйммәтләре, туган җиренең, мәдәниятенең, теленең язмышы — шәхси җаваплылыгы икән, мондый халыклар һәм илләр бәхетле дияргә була. Мондый язмышка Ходай үзе зур шәхесләрне сайлый.

Үткәннәр белән киләчәк арасында ныклы күпер, үз халкының гына түгел, ә илебездә һәм бөтен дөньяда Сезнең фикерләү кимәлен һәм Сезнең эшчәнлек җимешләрен күрүче яңа буыннар өчен югары үрнәк.

Сез туган Татарстаныгыз өчен дә, тугандаш Башкортстан өчен дә әхлакый һәм рухи юнәлеш биреп торучы шәхес, дип ихлас күңелдән әйтергә була.

Дусыгыз, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең шушы шигыре Сезгә арытабан да халкыгыз тарихында, туган Татарстанда, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз тормышында тирән тамырлы, тармакланып үскән меңяшәр имән сыман калырга куәт өстәсен.

 

... Өй алдында минем имәнем бар -

Йөз яшәгән имән.

Чирек гасыр бергә көн итәбез, 

Имән, синең белән. 

Тәү күрешкән чакта икебез дә 

Ир-егетләр идек. 

Картлык яки әҗәл уебызга 

Чыкмады да кереп.

Мин шатландым: һәр яз 

Сыерчыклар синдә оя корды. 

Син куандың: күләгәңдә тату 

Табын гөрләп торды. 

Синең белән мине заманалар

Әмма аямады, 

Без нәрсә ул?! Ишелеп төште күпме 

Дөнья кыялары. 

Агач башына төшкән бәлаләрне 

Азмы син үткәрдең, 

Адәм башына төшкән казаларны 

Күпме мин үткәрдем.

Мин әрнесәм, синең яфракларга 

Кара кайгы кунды, 

Күңелемне минем сындырсалар, 

Ботакларың сынды.

 Берчак сиңа яшен сугылып китте,

 Мин төбеңдә идем.

 Без янмадык.

 "Болай булгач, әле без яшибез..." - дидем.

 Ә шулай да безнең затларыбыз

Бик сабырдан, бугай,

Синең белән, имән, икәвебез

Бер тамырдан, бугай.

Менә икәү калдык. 

Табын тынды, 

Китте сыерчыклар,

Икебезнең йөздә күпме яра, күпме җыерчыклар. 

Мин китәрмен. Мине яндырырлар 

Әүвәлерәк синнән.

Дөнья бит ул. Төрле чак булгандыр. 

Рәнҗеп калма, имән... 

Кадерле Миңтимер Шәрип улы! Сезгә ныклы сәламәтлек һәм барыбызны шатландырып, озын гомерле булуыгызны телибез», диелгән Мостай Кәрим исемендәге Фонд учредителе Тимербулат Кәримов һәм Фонд директоры Әлфия Кәримова юллаган котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100