news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе: Халыкны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр турында хәбәр - ялган

Казан мэриясе шәһәрнең берничә ишегалдында ябыштырылган листовкалардагы мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда халыкны күмәкләп эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узуы турындагы хәбәр — фейк.

Казан мэриясе шәһәрнең берничә ишегалдында ябыштырылган листовкалардагы мәгълүматны кире кага. Аларда «бульдозерлар белән күмү һәм халыкны күмәкләп фатирларыннан эвакуацияләү көтелүе» турында язылган булган. Мэриянең матбугат хезмәте үзенең telegram-каналында әлеге мәгълүматны кире кагу турында хәбәр итте.

«Кайбер ишегалларында бульдозерлар белән күмү оештырыла дигән игълан тарала башлады. Башкаларында фатирлардан күмәк эвакуацияләү башлана, билгеле бер вакытта йортта яшәүчеләр фатирларыннан чыгып, балаларыннан аерым вакытлыча яшәп тору пунктларына килергә тиеш, өйрәнү чарасында катнашмаучылар җаваплылыкка тартылачак, дигән мәгълүмат чыкты», — диелә хәбәрдә. 

Листовкаларда, федераль законга сылтама белән, гражданнар гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядән эвакуацияләнергә тиеш, диелгән. Листовкада, Россия Федерациясенең КоАП нормаларына сылтама белән, эвакуациядән баш тарткан очракта административ җаваплылык турында да искә төшерәләр. Шулай ук берничә «рекомендация» дә бирелә: әйтик, документларны, минимум күләмдә кием-салым һәм акчаларны алдан ничек әзерләп куясы һәм башкалар.

Игъланнарда шулай ук сынау эвакуациясенең вакыты һәм аны үткәргәндә хәрәкәт итү тәртибе дә күрсәтелгән. Мэриянең матбугат хезмәтендә мондый фейклар белән моңарчы очрашкан юк иде, диләр.

Йомгаклап, шәһәр хакимияте идарә итүче компанияләргә өстәмә эш ясамаска — ялган игъланнарны ябыштырмаска чакыра. «Мондый һава торышы торганда аларның болай да эше күп», — дип белдерә канал. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100