news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америка татары Илдар Агиш: Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга күп көч куйды

«Татарстан чәчәк атсын дип, ил эчендәге һәм чит илдәге партнерлар белән сәяси, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне уңышлы дәвам иттерде», — диде ул.

Америка татары Илдар Агиш: Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга күп көч куйды
tatarstan.ru

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Нью-Йорк Татар җәмгыятенең рәисе урынбасары Илдар Агиш Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга ифрат дәрәҗәдә күп көч куйды дип саный.

«Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуын әле дә дәвам итә. Татарстан көчлеләнсен, чәчәк атсын дип, ил эчендәге һәм чит илдәге партнерлар белән сәяси, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне тәртип белән уңышлы дәвам иттерде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, татар халкы Татарстан, Россиянең башка төбәкләрендә, Австралия, Финляндия, Төркия, АКШта һ.б. илләрдә яшәсә дә, Минтимер Шәрип улына бик бурычлы һәм рәхмәтле.

«Минтимер Шәймиев белән беренче Бөтендөнья татар конгрессы оешкач, конгресс биш ел саен үткәргән корылтайларда җылы сәламләшеп, күрешеп тордык. Нью-Йоркка килгән вакытта да һәрчак үзе белән күрешә идек», — дип искә алды Илдар Агиш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100