news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ларионова: Минтимер Шәймиев яңарта башлаганда Болгарда намаз уку урыны юк иде

Татарстан Дәүләт Советы урынбасары республиканың беренче Президенты сигез ел эчендә Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызуын әйтте.

Татьяна Ларионова: Минтимер Шәймиев яңарта башлаганда Болгарда намаз уку урыны юк иде
Михаил Захаров

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фонды җитәкчесе Татьяна Ларионова Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрен яңарта башлаган вакытта анда намаз уку өчен урыннар булмавын искә төшерде.

«Болгарга килдек тә, Минтимер Шәрипович: „Кайсы урында гыйбадәт кылырга соң?“ — диде. Ул чакта ачык мәйдан, ярымҗимерек корылмалар гына бар иде, мөселман кардәшләргә намаз уку урыны бөтенләй булмады. Шуннан соң „Ак мәчет“не төзергә ният иттек», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татьяна Ларионова Минтимер Шәймиев белән белән хезмәт итүне зур мәктәп дип атады. «Минтимер Шәрипович „күңелдән — күңелгә“ дигән девиз белән яши. Аңа карап, син үзеңә күбрәк белергә, бер урында тукталып калмаска этәргеч аласың. Сигез ел эчендә Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгыздык», — диде ул.

«Беләсезме, Мәдинә шәһәренә һәр кешенең дә бару мөмкинлеге юк, әмма күпчелек мөселманнар шунда барырга хыяллана. „Ак мәчет”нең манаралары — Мәдинә шәһәрендәге мәчетнең төп-төгәл күчермәсе“, — диде Минтимер Шәрипович. Ул башкарган һәр эш аның җаны-тәне белән, күңеле биреп эшләнелә», — дип сөйләде Ларионова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100