news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәрҗемәче Айрат Галимҗанов: Минтимер Шәймиев төрекләрне дә татарча сөйләшергә өйрәтте

Татарстанның беренче Президенты Казанда Кол Шәриф мәчете төзелә башлаган вакытта төрекләр белән татарча аралашкан.

Тәрҗемәче Айрат Галимҗанов: Минтимер Шәймиев төрекләрне дә татарча сөйләшергә өйрәтте
Айрат Галимҗановның шәхси архивы

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиевта тәрҗемәче булып эшләп алган Айрат Галимҗанов аның төрек кешеләрен дә татарча сөйләшергә өйрәтүен әйтте.

«Тәрҗемәче булып җитлеккәнче мин сигез төрек фирмасында эшләдем. Минтимер Шәриповичта исә бер көн шәхси тәрҗемәчесе булып эшләп алдым. Хезмәт кенәгәм Кол Шәриф мәчетен төзүендә катнашкан İlk Umut төрек фирмасында иде. Күбрәк төрек теленнән татар теленә тәрҗемә иттем. Минтимер ага татарча сөйләшкәнгә күрә төрекләр дә сөйләмдә татар сүзләрен куллана башлады», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айрат Галимҗанов Татарстанда эшләгән төрекләрне соңрак Мәскәүгә җибәрүләрен әйтте. «Калган төрекләр аңламасын өчен, болар үзара татар телендә сөйләшүгә күчкән», — дип сөйләде ул.

«Минтимер Шәрипович янына төрле кеше килә иде. Бервакыт төрекләр килде дә, аның кайсы чит телне белүен сорадылар. Минтимер Шәрипович югары уку йортында немец телен өйрәнгән булып чыкты, әмма минем янда немецча сөйләшкәнен ишеткәнем булмады. Төрекләр белән ул татарча аралашты. Төрекләр аннан „әйбәт“ сүзен отып алып, сөйләмнәрендә куллана башлады», — диде тәрҗемәче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100