news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиевнең кече ватаны Әнәк авылында аның тормышындагы вакыйгаларны искә төшерделәр

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүген 84 яшьлеген билгеләп үтә.

Шәймиевнең кече ватаны Әнәк авылында аның тормышындагы вакыйгаларны искә төшерделәр
«Актаныш-информ»

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген Актаныш районының Әнәк авылында Шәрип Шәймиев музей-йортында Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең туган көненә багышланган чара узды.

Чара яшь буынга патриотик тәрбия бирү, аларны тарихи эшлеклеләр белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Анда Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм Шәймиевне якыннан белгән кешеләр катнашты. Яшьләр күренекле якташ тормышының якты мизгелләрен искә төшерде һәм аның өчен чын күңелдән горурлануларын белдерделәр. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүген 84 яшьлеген билгеләп үтә. Ул 1937 елның 20 гыйнварында ТАССР Актаныш районының Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туган.

Аның әтисе Шәрип Шәймиев 25 ел колхоз рәисе вазифасында эшләгән. Әнәк һәм күрше Пучы авылында яшәүчеләр аны искиткеч һәм яхшы кеше буларак искә ала. Әнәк авылындагы музей Шәрип абзыйның авылдашлары үтенече буенча оештырылган һәм Шәймиевләр йортына урнаштырылган.

Минтимер Шәрипов улы республиканы 1989 елда җитәкләде, ул КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре итеп сайланды. Татарстан һәм бөтен ил өчен катлаулы 1990-1991 елларда ул Татарстан Югары Советы Рәисе вазифасын били, ә 1991 елның 12 июнендә Татарстан Президенты итеп сайлана.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов элеккеге Президентны туган көне белән котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100