news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильмның прокатка чыгу көне билгеле

4 марттан «Отряд Таганок» фильмын Башкортстан һәм Татарстан кинотеатрларында карарга мөмкин булачак.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). «Отряд Таганок» фильмының прокатка чыгу датасы билгеле булды.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 4 марттан Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән картинаны Башкортстан һәм Татарстан кинотеатрларында карарга мөмкин булачак. Бу хакта социаль челтәрдә фильмның режиссеры Айнур Әскәров хәбәр итте.

«Бу фильны 50дән артык кеше ике ел эшләде. Башкорт киносында шундый сыйфатлы картинаның әлегә булганы юк иде», — дип уртаклашты режиссер.

Исегезгә төшерәбез, «Отряд Таганок» фильмын премьера алды күрсәтү юбилей тантаналары кысаларында Башкорт әдәбияты классигының 100 еллыгына багышланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100