news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында мәктәп ашханәсе пешекчеләренең хезмәт хакы турында фикер алышачаклар

Татарстан парламенты депутаты Владимир Вавилов укучылар өчен әзерләнгән ризыкның сыйфатын ткишерде.

Дәүләт Советында мәктәп ашханәсе пешекчеләренең хезмәт хакы турында фикер алышачаклар
Владимир Васильев

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында мәктәп ашханәсе пешекчеләренең хезмәт хакы турында фикер алышачаклар. Мәсьәләне мәктәпләрдә туклануны оештыруны тикшергәннән соң депутат Владимир Вавилов күтәрәчәк.

Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру системасы белән танышу өчен мәгариф учреждениеләренә йөри. Бу эшкә февральдә Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында нәтиҗә ясалачак.

Депутат Владимир Вавилов Казанның 94нче гимназиясендә булды. Анда бер меңнән артык бала укый. «Мәктәптә туклану системасына — швед өстәле яки ланч-бокс, төшке ашның бәясе, аш бүлмәсе җиһазлану, кадрлар белән тәэмин ителүгә, сыйфатны контрольдә тотуны оештыруга игътибар итәбез», — диде Владимир Вавилов.

«Миңа мәктәптә кайнар ризык ашату оештырылуы ошады. Биредә сыйфат өчен борчылулары сизелә, балаларны мөмкин кадәр яхшырак ашатырга тырышалар. Аш бүлмәсе яхшы җиһазланган, ата-аналар комитеты контроле җайга салынган, әмма, бөтен җирдәге кебек мәктәптә баш вакансияләр бар», — диде депутат.

Бүген Татарстанның мәктәп ашханәләрендә берүк проблема — бу пешекчеләрнең хезмәт хакы түбән булу. Вавилов бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советы президиумына фикер алышуга кертергә ниятләвен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100