news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районының авыл җирлекләре акчалата бүләк алды

Беренче урынга 25 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.

Алабуга районының авыл җирлекләре акчалата бүләк алды
«Алабуга нуры»

(Алабуга, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада авыл җирлекләре арасында үткән «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясалды. Бүген эшлекле киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыкларына Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Район газетасы хәбәр иткәнчә, өченче урынны Яковлево авыл җирлеге алды. Бу урынны алган өчен аларга 10 мең сум күләмендә приз бирелде. Икенче урында — Олы Шүрнәк авылы җирлеге. Алар 15 мең сум күләмендә бүләккә ия булды. Беренче урынны Иске Куклюк авыл җирлеге яулады. Аларга 25 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. 

Район башлыгы карары белән Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүдә һәм шәһәрне бизәүдә күрсәткән иганәчелек ярдәме өчен «Эссен Продакшен АГ» АҖ, «Алабуга» МИЗы, «Ромекс-Кубань», «Ника-Петротэк» һәм «Грань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә рәхмәт белдерелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100