news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанны буран каплаячак

Синоптиклар көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә.

Татарстанны буран каплаячак
архив

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 гыйнварда, Татарстанда һәм, аерым алганда, Казан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Моннан тыш, синоптиклар бозлавык фаразлый. Төбәк юлларында көчле бозлавык булачак.

«Татар-информ» элек КФУ профессоры Казанга салкыннарның кайчан киләчәге турында сөйләгәнен хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot