news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 100 легендар бренды өчен тавыш бирү башланды

Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды. Аның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Легендар бренд өчен һәркем тавыш бирә ала. Моны әлеге сылтама буенча эшләргә мөмкин.

Республиканың бер гасырлык тарихын билгеләгән әйдәп баручы 100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Проект аларның ничек төзелүе һәм үсеш кичерүе хакында сөйләячәк, өстәвенә, ул дөнья һәм Россия базарларына чыкканнарын гына түгел, ә җирле һәм район күләмендәге барлык өлкәләрне дә (сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, гаммәви мәгълүмат чаралары һ.б.) кузгатачак.

Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Легендар брендларны, 57 җиңүчене сайлап алып, 16 тармак буенча билгеләячәкләр.

Калган 43ен Татарстанның һәр районында сайлаячаклар – тавыш бирү 1-31 март көннәрендә узачак. Әлеге этапта катнашу өчен гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100