news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб рецепты буенча сатып алынган дарулар өчен салым чигерүен алып булачак

Моңа кадәр Россия Хөкүмәте раслаган исемлеккә керә торган дарулар өчен генә компенсация каралган иде.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2020 елда Татарстан халкы 2019 елда табиб рецепты буенча сатып алынган дарулар өчен салым чигерүе акчасын кайтара ала. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте.

«Россия Салым кодексының икенче өлешенә дару өчен чыгымга социаль салым чигерүен исәпләү тәртибе турында үзгәрешләр кертә торган яңа закон кешеләрдә сорау тудырды, - дип сөйләде спикер. - Үзгәрешләр 17 июньнән үз көченә керде, аларны агымдагы ел башына барлык керемнәргә карата кулланырга мөмкин. Даруларга чыгымнар - социаль салым чигерүенең бер өлеше ул».

Павлова элек Россия Хөкүмәте карары белән расланган исемлектәге дарулар өчен генә компенсация алырга мөмкин иде, диде. «201нче номерлы исемлектә күрсәтелгәннәр өчен генә иде. Дару исемлектә булмаса, компенсация дә тиеш түгел иде. Хәзер табиб билгеләгән теләсә нинди дару рецепты һәм түләү документы нигезендә чыгымнан салым чигерүен алып булачак», - диде парламентарий.

Моннан тыш, салым чигерүен кеше үзе өчен генә түгел, ире (хатыны), 18 яшькә кадәрге балалары, ата-аналары өчен сатып алынган дарулар өчен дә ала алачак.

«Дарулар бәясеннән кайтарылган акча-салымның 13 проценты. Әмма социаль салым чигерүенең үз лимиты бар-120 мең сум. Ягъни, салым чигерүе акчасы 15,6 мең сумнан артмаячак. Шул ук вакытта кыйммәтле дәвалау өчен чыгымнар лимиты юк. Әгәр яшәү күрсәткечләре буенча бик кыйммәтле дарулар билгеләнсә, салым чигерүе акчасы теләсә нинди суммада була ала», - дип йомгак ясады Павлова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100