news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк циклон Татарстанда аномаль җылы һава торышын саклый

Көндез һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр була.

Төньяк циклон Татарстанда аномаль җылы һава торышын саклый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Сишәмбе һәм чәршәмбе, 21 һәм 22 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава торышын тирән төньяк циклон билгеләячәк, республика аның җылы секторында булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә юеш кар булырга мөмкин. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, төбәктә шулай ук буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм бозлавык көтелә.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булачак. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак, иң салкыны - төньяк-көнчыгышта булачак.

Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Синоптиклар фаразына караганда, көндез дә, төнлә дә һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot