news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә «матур» машина номерларын сатып алырга рөхсәт итәләр

Яңа кагыйдәләр 2021 ел башында үз көченә керәчәк.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Икътисади үсеш министрлыгы гражданнарга «матур» автомобиль номерларын резервта саклау һәм сатып алу мөмкинлеге бирү турында карар проекты тәкъдим итте. Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү мөмкинлеге булачак. Шул хактагы документ норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән.

«Проектта күздә тотылганча, физик зат — транспорт чарасының хуҗасы аерым исемлеккә кертелгән саннар арасыннан шәхси хәрефле-цифрлы тамгалардан торган дәүләт теркәү номерын резервта саклый алачак», — диелә документта.

«Матур» номерларның мондый исемлеген Салым кодексында беркетергә тәкъдим ителә. Моннан тыш, әлеге номерлар өчен зур күләмдә дәүләт пошлинасы түләргә яки аны аукцион барышында сатып алырга туры киләчәк.

«Тәкъдим ителгән карарлар нигезендә, Россия Федерациясе субъектларына транспорт чарасын теркәгән һәм „матур“ номерны бирүгә бәйле башка төрле теркәү гамәлләрен башкарган өчен дәүләт пошлинасының күләменә үзгәреш кертү мөмкинлеге биреләчәк», — диелә проектның аңлатма язуында.

Яңа кагыйдәләр 2021 ел башында үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100