news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка вазифасыннан китә

Бу вазифага Россия Тикшерү комитеты рәисенең урынбасары Игорь Краснов тәкъдим ителде.

Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка вазифасыннан китә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка постыннан китә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Юрий Чайка «башка эшкә күчү сәбәпле», вазифасыннан китә.

Россия Президенты Владимир Путин Федерация Советына яңа кандидатураны карарга тәкъдим итте. Ул — Россия Тикшерү комитеты рәисенең урынбасары Игорь Краснов.

Юрий Чайка Россия Генераль прокуратурасы белән 2006 елның җәеннән идарә итә. Аңа кадәр ул 1999-2006 елларда Россия юстиция министры булып эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100