news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 44 юл объектын ремонтлаячаклар

Казан агломерациясендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар. Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, Казан агломерациясендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк. «Барлык объектлар буенча да эшләрне башкаруга дәүләт килешүләре төзелгән», - диелә министрлык хәбәрендә.

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Аңа кадәр республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» өстенлекле федераль проектында катнашты.

Илкүләм проектның өстенлекле бурычы – тиешле нормативларга туры килә торган юлларның өлешен арттыру. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» - илдә 2019 елның гыйнварыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

Узган елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100