news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә 2022 елгы капиталь ремонт программасына яшүсмерләр клублары кертелгән

Васильево бистәсендә яңа яшьләр үзәге төзелешенә проект-смета документациясен эшлиләр.

(Яшел Үзән, 19 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районында яшьләр белән эшләү буенча өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып яшьләр яшүсмерләр клублары челтәрен киңәйтү тора. Район башлыгы Михаил Афанасьев йөкләмәсе буенча 2021 елда биналар сайлап алынган һәм 2022 елгы капиталь ремонт программасына Васильево, Карамалы Тау һәм Норлат авылларындагы яшүсмерләр клублары кертелгән.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Васильево инфраструктурасын үстерү буенча йөкләмәләре исемлеге кысаларында яңа яшьләр үзәге төзелешенә проект-смета документациясен эшләү бара.

Төзелеш өчен участок межаланган инде, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгында проектлауга техник бирем килештерелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot