Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәрендә ковидка каршы барлык чаралар да үтәлергә тиеш
Яңа ел алды атнасы булуга карамастан, иркенәергә ярамый, дип кисәтте Президенты.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алды һәм Яңа ел бәйрәмнәре уздырганда барлык санэпидемиология кагыйдәләре дә үтәлергә тиеш. Бу хакта традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Миңнеханов әйтүенчә, бүген республикада Covid-19 вазгыяте катлаулы, әмма Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләр хәлне контрольдә тота. Хастаханәләрдә җитәрлек урыннар фонды әзерләнгән, кирәкле барлык медикаментлар да бар.
Яңа ел алды атнасы булуга карамастан, иркенәергә ярамый, дип кисәтте Президенты. Ул республикада яңа ел корпоративларын тыймауларын, әмма алар санитар-эпидемиология иминлеге чараларын үтәп уздырылырга тиешлеген тагын бер кат әйтте.
«Безгә кунаклар, туристлар күп киләчәк һәм бу зур җаваплылык. Кунакларны кабул итә торган барлык объектлар да Роспотребнадзор таләпләренә туры килергә тиеш», — диде республика башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз