news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков: 2021 елда бөтен дөньяда коронавирустан вакцинацияләү узачак

Һәр илдә халыкның табигый иммунизациясе барлыкка килә, диде Дмитрий Песков.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россия президентының матбугат сәркатибе киләсе елда бөтен дөньяда коронавируска каршы вакцинация узачак дип фаразлый. Шулай ук, ул пандемия башланып бер ел узганнан соң да «сораулар кимеми» дип белдерде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Минемчә, киләсе елда вакцинация булачак. Бөтен дөньяда. Кайдадыр көчлерәк булыр, кайдадыр ул кадәр ук булмас. Өстәвенә, һәр илдә халыкның табигый иммунизациясе барлыкка килә», — диде ул «Россия 1» телеканалында Наиля Аскер-заденың «Куркыныч вирус. Беренче ел» фильмында.

Шул ук вакытта Песков әйткәнчә, сораулар кимеми.

«Бу хәлләр башлануга бер ел узса да сораулар кимеми. Кызганыч, табиблар да җавап бирә алмый», — диде Песков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100