news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән беренче булып Минтимер Шәймиев бүләкләнде

Бүген Казанда Тантаналы төстә ТАССРның 100 еллыгы елы ачылды: 2020 ел Татарстанда ТАССРның юбилей тарихына багышланачак.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән беренче булып Минтимер Шәймиев бүләкләнде
Рамиль Гали

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләрен тапшырды. Беренче булып әлеге дәүләт бүләгенә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев лаек булды.

Бүләкләү тантанасы 2020 елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елын ачуга багышланган бәйрәм җыенында узды. Ул «Казан Экспо» Күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында оештырылды.

«Татарстанның сәяси, социаль-икътисади, мәдәни, фәнни, рухи, иҗтимагый үсешенә өлеш керткән шәхесләргә бүген беренче тапкыр ТАССРның 100 еллыгы вакыйгасы истәлегенә медальләр тапшырдык. Күренекле шәхесләребез әле ел дәвамында бүләкләнәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук бу медаль белән беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, КФУ профессоры Индус Таһиров, РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфиев һәм тагын берничә күренекле шәхес бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100