Татарстанда кыскартылырга тиешле хезмәткәрләр саны 5,6 мең кеше тәшкил итә

Шул исәптән инде 1,1 мең кеше кыскартылган, аларның 200е эшкә урнаштырылган, 326ысы эшсез, дип танылган.
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда кыскартылырга тиешле хезмәткәрләр саны 5,6 мең кеше тәшкил итә. Бүген бу саннарны матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

17 декабрьгә ТР халык мәшгульлеге үзәкләренә республиканың 290 предприятиесеннән хезмәткәрләрнең эштән чыгарылуы турында хәбәр килгән. Сәбәпләре төрле: предприятиенең ябылуы, хезмәткәрләрнең саны яки штаты кыскару. Шул исәптән инде 1,1 мең кеше кыскартылган, аларның 200е эшкә урнаштырылган, 326ысы эшсез, дип танылган.