Төзелеш тармагы предприятиеләренең хезмәткәрләре алдында 32 млн. сумнан артык бурычы бар

Хәзерге вакытта тармакта предприятиеләр кыскартылган эш режимына күчерелгән, хезмәткәрләрен административ ялга җибәрүчеләре дә бар
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган утырышында аерым тармак предприятиеләрендә хезмәт хакы бурычларын түләүнең торышы тикшерелде. Комиссия әгъзалары алдында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Рәфыйк Заһретдинов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алевтина Смирнова хисап тотты.
Агымдагы елның 1 декабренәбулган мәгълүматларга караганда, сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә үз вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары 8 предприятиедә күзәтелгән. Аларда гомуми бурыч 20 млн. 157 мең сум тәшкил иткән. Бу –12 мең 200 дән артык кеше вакытында хезмәт хакы алмый дигән сүз. 18 декабрьгә, Алевтина Смирнова белдерүенчә, 4 предприятие үз хезмәткәрләре алдындагы бурычларын тулысынча каплауга ирешкән (алар арасында Карпов исемендәге химия заводы да бар), 3 предприятиедә өлешчә капланган. Алар да ел ахырына кадәр бурычлардан котылырга җыена. Бу эш кайбер дәүләт контрактлары буенча алынасы акчалар исәбенә башкарылачак. Гомуми бурычы 3 млн.сумнан артып киткән «Исәпләү системалары» дәүләт унитар предприятиесе исә бурычының әлегә 6 процентыннан гына котылган. Әлеге предприятиенең хәзерге бурычы бу ел дәвамында алынган табышына бәрабәр икән. Катлаулы хәлдәге Бөгелмә фарфор заводына күзәтү процедурасы кертелгән. 2009 елның 14 гыйнварында аның буенча Арбитраж суд утырышы билгеләнгән. Анда предприятиедә конкурс производствосы процедурасы башлау турында карар кабул ителергә мөмкин.
33 меңнән артык кеше хезмәт куйган торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләрендә, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Рәфыйк Заһретдинов сүзләренә караганда, хезмәт хакы түләүдә бурычлар юк. Аның каравы төзелеш тармагында эшләүчеләр алдында предприятиеләрнең бурычлары 32 млн. сумнан артып китә. Дөрес, декабрь башы белән чагыштырганда, алар кими төшкән. Хәзерге вакытта тармакта предприятиеләр кыскартылган эш режимына күчерелгән, хезмәткәрләрен административ ялга җибәрүчеләре дә бар. Бүгенге көндә төзелеш тармагында хезмәт хакы бурычлары булган 12 оешма исәпләнә. Алар сафын тагын төзелеш материаллары җитештерүче 5 предприятие тулыландыра. Министр урынбасары сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр бурычлы предприятиеләрнең барысы да диярлек исәп-хисап ясап бетерергә вәгъдә бирә. «Оримекс-Сувар» предприятиесе белән генә эш катлаулырак. Бүген әлеге компаниянең хезмәткәрләре алдындагы бурычы 17 млн. сумнан артык. Рәфыйк Заһретдинов шулай да фатирлар сату буенча федераль программада катнашучы бу предприятиенең РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы комиссиясе аша узганда, фатирлар саткан акчага, бурычларын каплау мөмкинлеген искәртте.
Бүген комиссия утырышында шулай ук Чаллы,Чистай шәһәрләре, Тукай муниципаль районнары җирле комиссияләре хисабы тыңланды.
Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең киләсе утырышы арбитраж идарәчеләр эшчәнлегенә багышлана. Аерым алганда, алар күзәтүендә булган предприятиеләрдә хезмәт хакы бурычларын каплау буенча алып барылган эшкә нәтиҗә ясалачак.