Түбән Камада хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе төгәлләнде

Түбән Камада быелгы чакырылыш компаниясендә егетләрнең соңгы төркемен армиягә озаттылар
(Түбән Кама, 19 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада чираттагы көзге чакырылыш кампаниясе төгәлләнде. Бүген егетләрнең соңгы төркемен армиягә озаттылар.
Иртән иртүк 22 егет Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә юнәлде. Аларны Идел буе-Урал округы хәрби частьләренә бүләчәкләр, дип хәбәр итә хәрби комиссариат белгечләре. Быелгы чакырылыш кампаниясендә Түбән Камадан барлыгы 450 егет армиягә китте.
“Бу чакырылышта бернинди өзеклекләр дә булмады. Медицина комиссиясе үтәргә 3,5 меңгә якын кеше килде. Нигзедә, армиягә өлкәнрәк яшьтәге егетләрне озаттык, 30га якыны элегрәк хөкемгә тартылган булган”, - дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Түбән Кама хәрби комиссариатының 2нче хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы Ринат Фәйзрахманов. Ул китергән мәгълүматлар буенча, түбәнкамалылар Россиянең бөтен территориясендә төрле төрдәге гаскәрләрдә хезмәт итә.