Р.Моратов: «Комарлы уеннар тамырларының тирәнгә китүенә юл куярга ярамый»

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында Интернет салоннар белән көрәш фикер алышуга чыгарылган темаларның берсе булды
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган утырышында Интернет салоннар белән көрәш фикер алышуга чыгарылган темаларның берсе булды.
Билгеле булганча, республикада колачларын киңәйткән комарлы уеннар бизнесы белән 2006-2007 еллардагы көрәш үзенең уңай нәтиҗәләрен биргән иде. Хокук саклау, контроль, җирле үзидарә органнарының уртак хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә уен автоматлары салоннары ябылып, республикада уен бизнесы рәсми рәвештә бары бер җирдә – Кама Аланында гына рөхсәт ителде. Тик уен бизнесы белән көрәш тәмамланды дип тынычлану озакка гына бармады. Республикадан читкә киткән яки күләгәгә яшеренгән комарлы бизнес быел янәдән башын калкытты. Инде бу уңайдан хокук саклау органнарына гражданнардан дәгъвалар ел башыннан ук алына башлаган. Комарлы бизнес хуҗалары хәзер «койрыкларына» басмасыннар өчен саграк эш йөртә. Тыштан караганда бу салоннарга бәйләнерлек тә түгел кебек. Алар хәзер интернет салон исемен йөртә. Тик ишекне ачып керүгә компьютерлар виртуаль дөнья белән аралашу чарасы түгел, ә акчалы уеннар мәйданына әйләнә.
ТР Эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов белдергәнчә, хәзер Татарстан шәһәр-районнарында законсыз эшләгән мондый интернет-салоннар яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек үрчи. Хәзер инде салоннардан тыш, мизгел эчендәге лотерея исеме белән кайчандыр популяр булган «ромашка» автоматлары кулланыла башлаган. Алар, башлыча, кеше күп йөри торган урыннарга – тукталышлар янына, базар территорияләренә урнаштырыла. Шул рәвешле, федераль закон таләпләрен читләп үтеп, уен бизнесы вәкилләре, яңа шартларда җайлашып яшәү чараларын эзли. «Милиция хезмәткәрләре мондый биналарны даими тикшерә, аларга штрафлар салына, җиһазлары алына. Тик бу өлкәдә табыш шулкадәр кызыктыргыч, оештыручыларны җиһазларының хокук органнары тарафыннан экспертизага алынуы да, штраф та куркытмый. Алар үз эшләрен беркадәр вакыттан соң кабат дәвам итә», – ди министр урынбасары. Салон хуҗаларының кайберләре, эшчәнлеге туктатылу турында карар кабул ителгәч тә, уен биналарын башка эшмәкәр исеменә яңадан теркәп, эшчәнлеген дәвам итә. Рафаиль Гыйльманов ассызыклаганча, мондый законсыз эшчәнлеккә каршы көрәш бүген, нигездә, милиция көче белән генә алып барыла. Татарстан законнары таләпләрен үтәмәүдә гаепләнүчеләр ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә җәзага тартыла. Тик җәза таләпләре йомшак. Гамәлдәге законнар буенча, моның өчен штарф суммасы 4-5 мең сумнан артмый. Быел бу маддә буенча 101 административ беркетмә төзелгән һәм аның буенча 78 зат җаваплылыкка тартылган, 14 енә кисәтү ясалган. Бүгенге көндә ТР Дәүләт Советының профильле комитеты ярдәме белән РФ һәм ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексларына төзәтмәләр әзерләнә. «Бу озакка сузыла торган процесс, ә безгә кичекмәстән көрәшне алып барырга кирәк», – ди Гыйльманов. Хокук саклау органнары вәкилләре муниципалитетлар һәм контроль органнары белән көчләрне берләштергәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп була дип саный.
Рафаиль Гыйльманов, комарлы бизнесның яңадан баш калкытуын хокук саклау, контроль органнары һәм муниципалитетларның артык тынычланып китүендә күрә. Бу мәсьәләдә соңгыларының принципиаль позициясе юк. Проблемадан читләшеп, аның чишелен кайгыртмыйлар.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов белдергәнчә, уен бизнесы вәкилләре муниципалитетлар карамагындагы биналарны арендалый, ә җирле хакимиятләрнең моңа реакциясе юк. Ул тагын бер атнадан Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышында бу мәсьәләнең кабат күтәреләчәгенә басым ясады. Анда муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре хисап тотачак. «Бу проблеманың тамырлары тирәнгә китүенә юл куярга ярамый», – дип белдерде беренче вице-премьер.