ТР сәяси репрессия корбаннары оешмасы башлыгы итеп янә Рөстәм Хисаметдинов сайланды

ТР сәяси репрессия корбаннары оешмасы башлыгы итеп янә Рөстәм Хисаметдинов сайланды

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген Татарстан сәяси репрессия корбаннары - пенсионерлар һәм инвалидлар иҗтимагый-гуманитар оешмасының V хисап-сайлау конференциясе барышында оешманың башлыгы итеп янә Рөстәм Хисаметдинов сайланды.

ТР сәяси репрессия корбаннары оешмасы идарәсе рәисе вазифасын 4 ел дәвамында башкарган Рөстәм Хисаметдинов гади тавышлар күпчелеге нигезендә икенче срокка янә сайланды. Аның өчен 46 делегатның 25е тавыш бирде. Җитәкче постына шулай ук үз-үзен кандидат итеп күрсәткән ТР сәяси репрессия корбаннары оешмасы идарәсе әгъзасы Николай Соболев та дәгъва иткән. Аның өчен үз тавышларын нибары 10 кеше бирде. Шул рәвешчә, Рөстәм Хисаметдинов идарә рәисе вазифасын тагын 4 ел башкарачак. Конференция эше барышында шулай ук оешманың идарә әгъзалары сайланды.

Искәртеп үтәбез, 1995 елның 30 маенда оешманың тәүге конференциясе узды, аның эшендә 146 делегат катнашты. 1998 елга оешмада – 4 мең чамасы, 2001 елга 5,5 мең кеше исәпләнә иде инде. Хәзерге вакытта анда 6 меңгә якын татарстанлы исәптә тора. Алар арасында эшне 17 шәһәр һәм район бүлекчәсе алып бара.