Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан яшьләре – наркотикларга каршы
Татарстан яшьләре – наркотикларга каршы
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Чаллыда “Яшьләр иҗтимагый оешмалары наркотикларга каршы” дип исемләнгән III төбәкара укыту-гамәли конференциясе уза.
Конференция эшендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев катнаша, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Конференциянең максаты – студент активларының яшьләр арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү белән бәйле проблемаларны хәл итүдә катнашуын активлаштыру, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче ведомствоның гомуми планына төзәтмәләр кертү, студент яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануга каршылык күрсәтү өлкәсендә яшьләр иҗтимагый оешмалары тәҗрибәсен гомумиләштерү, шулай ук студентлар арасында наркомания проблемаларын хәл итү буенча юнәлешләр булдыру.
Конферения кысаларында “Социаль-негатив күренешләрне кисәтүдә яшьләр иҗтимагый оешмаларының роле”, “Укудан буш вакытта студентлар белән кисәтү эшләре үткәрүнең психологик-педагогик аспектлары” һәм “Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда волонтерларның катнашуы” дигән секцияләр эшләячәк.
Кичке концерт вакытында “Инициатива” дип исемләнгән республика проектлары җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз