Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2007 елның 1 декабренә кадәр Татарстанда янгыннар нәтиҗәсендә 204 кеше һәлак булган
2007 елның 1 декабренә кадәр Татарстанда янгыннар нәтиҗәсендә 204 кеше һәлак булган
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Узган ел белән чагыштырганда, быел 1 декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада янгыннар 2 процентка кимеп, 3327 не тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында журналистларга Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы, эчке хезмәт полковнигы Таһир Кәримуллин хәбәр итте.
1 декабрьгә янгыннар нәтиҗәсендә 204 кеше һәлак булган, узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, 1 процентка арту күзәтелә. “Шунысы сөенечле: быел янгыннарда гомере өзелгән балалар саны ике тапкырга диярлек кимрәк. Барлыгы янгыннарда Татарстан буенча алты баланың гомере киселде”, - ди Таһир әфәнде.
Әмма узган атна ахырында җомга көнне Фучик урамында тагын бер фаҗига килеп чыга. Һәлак булган дүрт кеше арасында бер бала да булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз