Төньяк Осетия башлыгы Татарстан җитәкчелеге һәм халкына Бесландагы теракттан зыян күргәннәргә ярдәм өчен рәхмәт белдерде

Төньяк Осетия башлыгы Татарстан җитәкчелеге һәм халкына Бесландагы теракттан зыян күргәннәргә ярдәм өчен рәхмәт белдерде

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Төньяк Осетия-Алания Республикасы башлыгы Таймураз Мамсуров Татарстан җитәкчелеге һәм халкына Бесландагы теракттан зыян күргәннәргә ярдәм өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Шушы көннәрдә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы адресына Төньяк Осетия-Алания Республикасы башлыгы Таймураз Мамсуров рәхмәт хаты килгән, анда ул 2004 елның сентябрендә коточкыч җинаятьтән зыян күргән Беслан халкына теләктәшлек һәм йөрәк җылысы өчен рәхмәт белдерә. “Без кайгылы көннәребездә безнең югалтулар ачысын уртаклашкан бар кешене истә тотачакбыз һәм Осетия халкына иң якын кешеләр дип кабул итәчәкбез. Сезгә иминлек, изгелек һәм муллык телим”, - диелә хатта.

2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларны күпләгән татарстанлылар үз йөрәкләре аша кабул итте. Республика Хөкүмәте карары буенча ирекле хәйрия акчалары ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус бюджеттан тыш исәп-хисап счетына кабул ителде. Моннан тыш, республиканың күп кенә оешма, предприятие һәм учреждениеләре хәйрия эшенә теләп кушылды. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына гуманитар ярдәм җыю һәм аны илтү бурычы тапшырылды.

2004 елның 17 сентябрендә Татарстаннан Бесланга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы колоннасы составында гуманитар ярдәм, шул исәптән 3 янгын “КАМАЗ” машинасы, 2 уңайлы “Нефаз” автобусы, “Швейник” ААҖнән тегү эшләнмәләре, “Татхимфармпрепараты” ААҖнән медикаментлар, “Мелита” ААҖнән 600дән артык мех эшләнмәсе, “Берләштерелгән икмәк компаниясе” ААҖнән кондитер эшләнмәләре җибәрелде. Әмма министрлыкның гуманитар ярдәм җыю буенча эше моның белән генә тәмамланмады, чөнки Татарстан халкы махсус счетка акча күчерүне дәвам итте. 2005 елның августында әлеге акчаларга 250 “Ока” автомобиле җибәрелде.