news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

22 ноябрь көнне Казан йортлары краннарында су яшел төскә керергә мөмкин

Бу җылылык йөртү җайланмаларында су агу урыннарын ачыклау эшләре белән бәйле.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 22 ноябрь көнне Казанда җылылык чыганаклары таралу урыннарын ачыклау буенча эшләр үткәреләчәк. Моның өчен «Азино» котельныеннан магистраль җылылык үткәргечләр челтәренә яшел төстәге «Уранин-А» агызачаклар.

Шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләрдән яшел су акканын күргән очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да, диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүләрен сорыйлар: +7(843)291-87-95 (күп каналлы).

Уранин-А җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында танылган, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100