news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты салым хезмәтеннән онлайн файдалана

Хәзер республикада 105 мең оешма, 95 мең шәхси эшмәкәр һәм яшәү һәм теркәлү урыны буенча 3,9 млн физик зат салым хисабында тора.

Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты салым хезмәтеннән онлайн файдалана
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан халкының 90 проценттан артыгы, ягъни 3 миллионнан күбрәк кеше салым хезмәтеннән онлайн форматта файдалана. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Салым түләүчеләрнең якынча 97 проценты салым хезмәтен электрон форматта куллануны кулай күрә», — диде Лилия Галимова.

Федераль салым хезмәтенең физик хезмәтләренә гражданнар килми диярлек. Шул ук вакытта хәзер Татарстанда 16 салым инспекциясе бар, анда якынча 3,3 мең хезмәткәр эшли.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәте идарәсенең 30 еллыгына багышланган чарада катнашырга планлаштыра.

«Рөстәм Нургалиевич тантанада катнашачак, тармак ветераннарын, хезмәткәрләрне тәбрикләячәк һәм дәүләт бүләкләре тапшырачак», — диде матбугат хезмәте җитәкчесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100