news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышы көне билгеләнде

Көн тәртибенә 30 мәсьәлә кертелә.

Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышы көне билгеләнде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы 26 ноябрьдә узачак. Бу хакта бүген парламентның президиум утырышында ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте. Утырышны Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Көн тәртибенә 30 мәсьәлә кертелгән. «2021 ел, 2022-2023 еллар план чорына ТР бюджеты турында» закон проекты икенче укылышта каралачак. 

Беренче укылышка җиде закон проекты чыгарыла. Алар арасында «ТР башкаласы статусы турында» закон проекты, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» ТР законының 24 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» закон проекты, «ТР Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» ТР закон проекты бар. 

«Татарстан Республикасы дәүләт милкен приватизацияләү турында» ТР Законының 3, 6 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын депутатлар, шулай ук, беренче укылышта караячак. 

«Хөкүмәт сәгате» Татарстанның миграция сәясәте өлкәсендә башкарган эшләренә багышланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100