news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә «больничныйлар» түләүнең яңа тәртибен расладылар

Премьер-министр Михаил Мишустин, билгеләп үткәнчә, бу эш бирүчене кәгазь эшенең бер өлешеннән азат итәргә, гражданнарга исә пособиеләрне тизрәк алырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт «больничныйлар» һәм әниләргә пособиеләр түләүнең яңа тәртибен кертә. Хәзер аларны эш бирүче аша түгел, ә турыдан-туры социаль иминият фондыннан күчерәчәкләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Кайбер төбәкләрдә мондый система сынау режимында инде гамәлдә һәм ул үзен яхшы яктан күрсәтте, дип аңлатты Министрлар Кабинеты башлыгы утырышта.

Ул билгеләп үткәнчә, бу эш бирүчене кәгазь эшенең бер өлешеннән азат итәргә, гражданнарга исә пособиеләрне тизрәк алырга мөмкинлек бирәчәк. Күчерелгән барлык түләүләрнең дөреслеген фондның территориаль органнары тикшерә.

«Шунлыктан 2022 елдан мондый тәҗрибәне бөтен илгә таратачакбыз. Вакытлыча эшкә сәләтсезлек, йөклелек һәм бала тапкач бирелә торган пососбиеләрнең барысы да автомат рәвештә, эшкә сәләтсезлек буенча электрон кәгазь нигезендә рәсмиләштереләчәк, бернинди гариза язуның да кирәге булмаячак», - дип белдерде Мишустин.

Ул хәбәр иткәнчә, мондый пособиеләр билгеләү өчен мәгълүматлар алу да электрон рәвештә башкарылачак. Бу гражданнарга вакыт, көч һәм нервыларын сакларга ярдәм итәчәк, дип саный Премьер-министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100