news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә аерылышу турында таныклык бирүдән туктыйлар

Язылышу турындагы таныклык бирүне тантана өчен генә калдырулары ихтимал.

Россиядә аерылышу турында таныклык бирүдән туктыйлар
Рамил Гали

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»).Тиздән Россиядә аерылышу турындагы таныклыкны бирүдән туктаячаклар, ә өйләнешү турындагы таныклыкны тантана өчен саклап калырга мөмкиннәр. Бу хакта РФ Федераль салым хезмәте сайтында ведомствоның 30 еллыгына багышланган бәйрәм коллегиясе нәтиҗәләре буенча хәбәр ителә. ТАСС агентлыгы шул хакта язды.

ЗАГС (гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының бердәм дәүләт реестры) — ул гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының барлык реестры. Ел ахырына кадәр 1926 елдан бирле булган мәгълүматлар цифрлаштырылачак.

525 млн язма әлегә кадәр кәгазьдә саклана. Якын киләчәктә реестр моделенә күчү һәм кайбер кәгазь бланклардан баш тарту күздә тотыла. Инде тиздән, мәсәлән, аерылышу турындагы таныклык тарихта калачак, ә өйләнешү турындагы таныклыкны, бәлки, чараның тантаналы булуын саклап калу өчен генә бирерләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100