news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде

14 яшьлек үсмер куркып калмаган, тәрәзәне ватып, ут капкан йорттан өч туганын урамга алып чыккан.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм социаль челтәрендә туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде.

Республика Президенты социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә видео урнаштырган. Анда 14 яшьлек Иван үзләре яшәгән йортта янгын чыгуы һәм аңа үзеннән кечерәк өч туганын үлемнән коткару өчен тәрәзәне ватарга туры килүе хакында сөйли.

Рөстәм Миңнеханов малайның чын герой булуын билгеләп үтте.

Агентлык бүген иртән республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. 14 яшьлек үсмер, янгын турында хәбәр итү җайланмасының тавышын ишетеп, ялкын телләре ялмап алган йорттан үзеннән кечерәк өч туганын урамга алып чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100