Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә «Татнефть» тарафыннан төзелгән Иҗтимагый үзәк ачылачак
Бу — бөтен Россия территориясендә беренче һәм тиңдәше булмаган бердәнбер күпфункцияле комплекс.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары», Рәмис Әминов). Якын араларда Әлмәттә «Татнефть» тарафыннан бөтен нефть төбәгендә яшәүчеләр өчен төзелгән Иҗтимагый үзәк ачылачак. Бу хакта район газетасы яза.
Бу — бөтен Россия территориясендә беренче һәм тиңдәше булмаган бердәнбер күпфункцияле комплекс. Объектның генераль проектлаучысы, «Арканика» архитектура остаханәсе җитәкчесе — Никита Выходцев.
«Татнефть» элеккеге универмаг бинасын гадәттәгечә реконструкцияләү белән генә чикләнмәгән. Никита Выходцев сүзләренә караганда, баштагы халәтендә ул җәелеп киткән коймакка охшаган була һәм гомуми композициягә тәңгәл килми.
Моннан тыш, өстәмә катлар мәйданнарны киңәйтергә һәм биредә, мисалга, универсаль концерт залы һәм шәһәрнең матур күренешләре белән хозурланырга мөмкин булган ресторан урнаштырырга мөмкинлек бирә.
«Татнефть» компаниясенең административ кластерын реконструкцияләү проекты абруйлы «Проект Россия» журналы версиясе буенча «Редевелопментның иң яхшы проектлары» исемлегенә кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз