news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт укучыларына юл һәлакәте китереп чыгара торган сәбәпләр турында сөйләделәр

Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм да күрсәтелде.

Әлмәт укучыларына юл һәлакәте китереп чыгара торган сәбәпләр турында сөйләделәр
http://almet-rt.ru/

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар кысаларында Әлмәтнең 2 нче лицеенда укучылар белән очрашу узды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Балаларга быелның 10 аенда Әлмәт районы территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләделәр һәм аларның төрләренә, килеп чыгуына китергән сәбәпләргә игътибар юнәлттеләр. Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм да күрсәтелде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100