news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында кыргый хайваннарга вакцинаны итле «конфет» ясап бирәләр

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре, аучылар һәм егерьлар белән берлектә, вакцина тарата.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районына кыргый хайваннарда котыру авыруына каршы сигез мең доза күләмендә тагын бер партия дарулар кайтарылган. Район ветеринарлары җәнлекләрнең яшәү урыннарында приманка-брикетлар тараттылар. Бу хакта район газетасы яза.

Бу эштә аучылар һәм егерьлар булыша, чөнки алар ерткычларның кайда ешрак очрашуын белә. Дару ит яки балык фаршыннан ясалган «конфет» формасында, бу хайваннарны җәлеп итү өчен ясалган, ә эчендә вакцина салынган капсула бар. Бу хакта безгә районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин сөйләде.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, безнең якларда төлкеләр еш очрый. Кышка алар авылларга һәм фермаларга якынрак килә башлый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100