news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Совет районындагы яңа урам Ирек Миңнәхмәтов исемен йөртәчәк

Миннәхмәтов урамы «Дубай» кунакханә комплексы һәм Kazan Ring автодромыннан ерак түгел.

Казанның Совет районындагы яңа урам Ирек Миңнәхмәтов исемен йөртәчәк

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районындагы яңа урам «Татспиртпром»ның элеккеге генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов исемен йөртәчәк. Тиешле карар Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.

Миннәхмәтов урамы - «Дубай» кунакханә комплексы һәм Kazan Ring автодромыннан ерак түгел. 

Ирек Миңнәхмәтов бу елның 13 мартында 39 яшендә вафат булды. 2010 елдан 2012 елга кадәр Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде. 2012 елның августыннан шул ук елның октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры, 2012 елдан 2015 елга кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе. 2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100