news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова «Татарстан Герое» исеме турында: Бу инициатива берни белән дә беркетелмәгән

Республиканың яңа дәүләт бүләген гамәлгә кую өчен бүләкләүнең тиешле критерийларын булдыру таләп ителә.

Галимова «Татарстан Герое» исеме турында: Бу инициатива берни белән дә беркетелмәгән
«Татар-информ» архивы

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). «Татарстан Герое» дигән яңа дәүләт бүләген гамәлгә кую мөмкинлеген һәм перспективаларын бәяләү бары тик әлеге инициативаның тиешле норматив базасы әзерләнгәч кенә мөмкин булачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта инициатива әле башлангыч этапта гына, тәкъдим үзе әлегә норматив база белән беркетелмәгән.

«Яңа исемнең нинди рәвештә, нинди казанышлар өчен биреләчәге турында документлар пакеты әзерләнергә тиеш. Әлеге очракта бу нәкъ менә закон чыгаручыларның хокукы», - диде Галимова.

ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов элегрәк республиканың яңа дәүләт бүләген гамәлгә кую инициативасы белән чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100