news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка Рәхмәт хаты тапшырды

Рәхмәт хаты күпьеллык актив эшчәнлек, парламент белән хезмәттәшлек өчен дип бирелде.

Фәрит Мөхәммәтшин Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка Рәхмәт хаты тапшырды
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан парламентының Президиум утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка Рәхмәт хаты тапшырды.

«Күпьеллык актив эшчәнлек, парламент белән хезмәттәшлек, республикадагы барлык хакимият дәрәҗәләренең диалогына уңайлы шартлар тудырган өчен, ТР Президент Аппараты җитәкчесенә Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын зур хөрмәт белән тапшырасым килә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Әсгать Сәфәров Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе вазифасын 2013 елдан башкара. Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100