news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халык санын алу өчен 500гә якын стационар участок ачылды

Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр.

«Әгәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алуда катнашу мөмкинлеге булмаса, сез өйдә исәпкә алучыны кабул итәргә теләмәсәгез, стационар исәпкә алу участогына килергә була. Татарстанның һәр районында 430 стационар исәпкә алу участогы һәм күп функцияле үзәкләрдә 58 участок эшли. Йорт яки эш янындагы үзегезгә уңайлы участокны сайлагыз»,-диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының адреслары Татарстанстат сайтында бастырылган. Сораштыру бер гаиләгә уртача алганда 15-20 минут дәвам итә.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды. Беренче тапкыр кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу бланкларын мөстәкыйль тутыра ала. Кампаниянең беренче көнендә үк әлеге мөмкинлектән дәүләт башлыгы Владимир Путин файдаланды. «Халык санын алуда катнашу» хезмәте стандарт яки расланган хисап язмасы булган һәркем өчен ачык. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100