Татарстан вәкиллеге республиканы сәяхәтләр өчен иң яхшы юнәлеш итеп танытырга чакыра

2021 елда республика 5 номинациядә (иң яхшы мәдәни-тарихи объект, иң яхшы милли кухня, иң яхшы табигый объект, иң яхшы традицион бәйрәм һәм иң яхшы экскурсия маршруты) катнаша.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). «National Geographic Traveler» журналы илебезнең туристик мөмкинлекләренә багышланган «Россия хәзинәләре» онлайн-тавыш бирү чарасын үткәрә. Тавыш бирүдә Татарстан Республикасы да актив катнаша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

National Geographic – туризм һәм сәяхәтләр турындагы иң абруйлы басмаларның берсе, аның бүләкләре Россия һәм дөньядагы туристик юнәлешләрнең лидерлык позицияләрен тану булып тора һәм туристлар сәяхәт итү өчен урыннар сайлаганда хәлиткеч роль уйный.

Татарстан 2016 елда экскурсион туризм өчен иң яхшы юнәлеш һәм 2019 елда иң яхшы гастро-юнәлеш исеменә лаек булды.

2021 елда республика 5 номинациядә (иң яхшы мәдәни-тарихи объект, иң яхшы милли кухня, иң яхшы табигый объект, иң яхшы традицион бәйрәм һәм иң яхшы экскурсия маршруты) катнаша.

Сезне онлайн-тавыш бирүдә катнашырга һәм Татарстан Республикасын сәяхәтләр өчен иң яхшы юнәлеш буларак танытуда үз өлешегезне кертергә чакырабыз.

Тавыш бирү 2021 елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк, ул https://russia.nat-geo.ru сылтамасы буенча үткәрелә.

Онлайн-тавыш бирү үзенең финал этабына чыкты.