news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте медицина хезмәткәрләренә түләү өчен тагын 69 млрд сум бүлеп бирәчәк

Министрлар Кабинеты башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына һәр төбәктә акчаларның вакытында һәм тулы күләмдә керүен контрольдә тотарга кушты.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, Хөкүмәт медицина хезмәткәрләренә өстәмә рәвештә 69 млрд сум акча юнәлдерәчәк, дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәте Telegram-каналында.

«Вакыйгалар үсешен кискен ноктага кадәр булдырмау һәм инфекция таралуны туктату өчен бөтен көчне куярга кирәк»,-диде Премьер-министр коронавирус буенча Координация советы утырышында.

Ул соңгы атнада авыручылар саны һәм медицина учреждениеләренә йөкләнеш арта баруына игътибар итте. Мишустин медицина хезмәткәрләренең инде ел ярымнан артык туктаусыз диярлек коронавируслы пациентлар турында кайгыртуларын искәртте.

Министрлар Кабинеты башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына шулай ук һәр төбәктә акчаларның вакытында һәм тулы күләмдә керүен контрольдә тотарга кушты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100