news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында туган телләрдә диктант яздылар

Акциядә 150дән артык кукмаралы катнашты.

Кукмара районында туган телләрдә диктант яздылар
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 19 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Татарстанда «Туган телләрдә диктант» акциясе узды. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә оештырды. Анда кукмаралылар да актив катнашты. Диктант язучылар телне (мари яки удмурт) үзләре сайлап алды.

«Акция туган телләрдә белем дәрәҗәсен күтәрү һәм аларны популярлаштыруга, шулай ук туган тел укытучылары һәм филологларга игътибарны арттыруга юнәлдерелгән.

Районда диктант язу өчен мәйданчыклар Урта Комар, Поч.Сутер, Түбән Урәс, Нырья, Лельвиж, Ош.Юмья, Поч.Кучук мәктәпләре базасында оештырылды. Диктант язуда барлыгы 150дән артык кеше катнашты», — дип хәбәр итте чараның кураторы Энҗе Нигъмәтуллина.

Диктант язуда катнашучы һәркем Рәхмәт хаты алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100