news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голикова массакүләм чараларга QR-кодлар буенча кертергә тәкъдим итте

Россия Федерациясе субъектлары карарлар кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә массакүләм чараларга кешеләрне QR-кодлар буенча кертергә кирәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты каршындагы Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча Координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.

«Россия Федерациясе субъектлары карарлар кабул итүне тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән эшләми торган көннәрбуенча да. Шулай ук массакүләм чараларга һәм аерым объектларга, әйткәнемчә, QR-код булганда гына кертүне хәл итәргә тиеш», — диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Голикова гражданнарның Covid-19 коронавирусына вакцинацияне, кичерелгән авыруны раслый торган QR-коды, яисә прививка ясатырга ярамаган очракта тискәре ПЦР-тесты булырга тиешлеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100