news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эш эзләүче Татарстан халкына төрле һөнәрләр буенча 51,3 мең урын тәкъдим ителә

Шул исәптән торак белән 5,3 мең вакантлы урын бар.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова).Татарстан буенча «Работа в России» порталында бүгенге көндә төрле һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча 51,3 мең, шул исәптән торак белән 5,3 мең вакантлы урын тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.  

«Эш эзләүчеләргә вакансияләр сайлау мөмкинлеге бар, алар турында мәгълүмат көн саен яңартыла. Эш бирүчеләрнең беренче бишлегенә 36 мең сумга якын хезмәт хакы белән машина йөртүчеләр, 16,6 мең сум хезмәт хакына производство һәм хезмәт урыннарын җыештыручылар өчен тәкъдимнәр керә. Моннан тыш, биредә пешекчеләр (22,8 мең сум), технологик торба үткәргечләрне монтажлаучылар (57 мең сум), электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар (37,6 мең сум) өчен вакансияләр бар»,-дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Республика буенча порталда 123 меңнән артык гражданнар резюмесы исәпләнә, шул исәптән 7 меңнән артык резюме башка төбәккә яки шәһәргә китәргә әзер кешеләрдән. Резюмеларның күбесе сәүдә һәм тәэмин итү, административ эш, җитештерү, транспорт һәм төзелеш, финанс, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100