news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалары булган гаиләләргә өстәмә рәвештә 28,3 миллиард сум акча бүлеп бирделәр

Владимир Путин илдә балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә бер бөтен система формалаштырырга кирәклеге хакында белдерде.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен өстәмә рәвештә 28,3 миллиард сум акча бүлеп бирү турындагы карарны имзалады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Биредә айлык пособие хакында сүз бара, аның күләме гаиләнең җан башына туры килгән уртача кеременә бәйле һәм балага каралган төбәк яшәү минимумының 50-100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Хәзер мондый пособиеләр белән 2,7 миллион бала тәэмин ителгән», - диелә Министрлар Кабинеты сайты хәбәрендә.

2021 елда бу максатларга бюджеттан 276 миллиард сум акча бүлеп бирелгән инде. Хөкүмәтнең резерв фонды өстәмә акча чыганагы булачак.

«Шулай ук өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен 5,9 миллиард сум акча бүлеп бирү турында карар имзаланды. Алар шулай ук балага өч яшь тулганчы махсус айлык пособиеләр алырга хокуклы», - диелә хәбәрдә.

Бу максатларга федераль бюджетта 59 миллиард сумнан артык акча каралган. Хәзер мондый ярдәмне 620 меңнән артык күп балалы гаилә ала, ә резерв фондыннан бүленгән өстәмә акча ярдәмендә тагын 48 мең баланы пособие белән тәэмин итеп булачак.

Узган атнада Владимир Путин илдә балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә бер бөтен система формалаштырырга кирәклеге хакында белдергән иде. Сентябрь ахырында ул ихтыяҗ булган очракта хакимиятнең яңа ярдәм чараларын гамәлгә кертә алачагын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100