420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 26 сентябрь ТР мөселманнары Диния нәзарате тарафыннан Гошер көне дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан өч атна дәвамында республиканың барлык үзәк мәчетләрендә гошер сәдакасын җыю һәм азык-төлекне мохтаҗларга һәм социаль учреждениеләргә бүлеп бирү оештырылды. Бу хакта нәзарәтнед матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге кампания нәтиҗәләре буенча, бөтен Татарстан буенча якынча 1 млн кг гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче урынны Балык Бистәсе (152 т), Балтач (87 т) һәм Арча (60 т) районнары алып тора. Шулай ук Чирмешән районы (59 т), Саба районы (46 т), Кукмара районы (43 т), Әтнә районы (40 т), Бөгелмә районы (35 т), Чүпрәле районы (34,3 т), Сарман районы (29 т), Теләче районы (27 т), Аксубай районы (26,5 т), Кайбыч районы (18 т) зур активлык күрсәтте.
Татарстанлылар, азкеремлеләргә ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә, бал һәм бөртекле культуралар алып килде. Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына, шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 1200дән артык азкеремле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.