news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп балалы гаиләләр салым түләү өчен 31 млн сум күләмендә ташлама алды

Ташламалардан 46 мең кеше файдаланды.

Татарстанда күп балалы гаиләләр салым түләү өчен 31 млн сум күләмендә ташлама алды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда күп балалы гаиләләр милек салымнарын түләү өчен 31 миллион сум күләмендә ташлама алды. Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Елена Корчагина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«2020 елда күп балалы гаиләләр 31 миллион сум күләмендә салым ташламаларыннан файдаланды. Бездә аларның саны 46 мең кеше тәшкил итә», - диде Корчагина.

Аның сүзләренчә, ташламаны алу өчен гариза тапшырырга һәм салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Салым хезмәткәрләре үзләре социаль яклау органнарыннан мәгълүматлар ала һәм салым салган вакытта ташламаны куллана.

Салым чигерүе рәвешендәге ташлама инде икенче ел гамәлдә. Аннан 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы аналар файдалана ала. Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага фатир мәйданының биш квадрат метры яки торак йортның җиде квадрат метры күләменнән чыгып салым чигерүе тәкъдим ителә. Җир салымы буенча күп балалы гаиләләр өчен салым чигерүе салым базасын участоктан 600 квадрат метрга киметә, дип искәртте спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100